Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсендә “Янгын хәтәренә бәйсез билге кую институтын үстерү мәсьәләләре һәм аларны чишү юллары” темасына II нче конференция үтте. Анда Татарстан Республикасы вәкиле Тимур Ногманов һәм Татарстан Республикасы экспертлар оешмаларының һәм бизнес берләшмәләренең җитәкчеләре дә булды.
2009 елның маеннан саклау объектларының (продукцияләрнең) янгын куркынычсызлык таләпләренә туры килүен яңа раслау формасы кертелде – янгын хәтәренә бәйсез билге кую – куркынычсызлык аудиты. Конференция катнашучыларына эндәшеп, Татарстан Республикасы янгын надзоры буенча баш дәүләт инспектор Сергей Сергеев “Россия ГТХМ надзор органнары һәм аудит бер берсен кабатламый, ә тулыландыра гына” дип билгеләде.