“Мондый объектта янгын куркынычсызлык буенча, вак булса да, бер үтәмәү дә булырга тиеш түгел”, — дип журналистларга хәбәр итте бүген профилактик рейд вакытында Казан ш. надзор эшләр бүлеге башлыгы урынбасары Андрей Игнатьев.
Бүген Казан ш. Идел буе районында пиротехника әйберләре сатыла торган җирләрнең берсендә Идел буе районы буенча надзор эшләр хезмәткәрләре планнан тыш тикшерү уздырды. Янгын куркынычсзлык кагыйдәләрен тупас үтәмәүләре монда табылмады. Шулай ук өченче катның зур фойесендә бизәнелгән зур чыршы матурланып торган “Әкият” курчак театрына да кереп чыктылар.
— Быел курчак театры яңа ел бәйрәмнәрен үткәрергә әзер. Тикшергәндә без бернинди янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен тупас үтәмәүләрен тапмадык,— дип белдерде Казан ш. Вахитов районы “Центральный” надзор эшләр бүлекчәсенең башлыгы Олег Василенко.
Барлыгы республикада яңа ел бәйрәмнәрен үткәрер өчен балалар килү белән бәйле 2 225 объект планлаштырылган. Алар барысы да надзор эшләр инспекторлары белән бәйрәмнәрне уздырган алдыннан тикшереләчәк.