Әгерҗе районы Бимә авылында ирекле янгын сүндерүчеләр бөтенләй янып бетүдән шәхси йортны коткардылар. Ялкын җылыту мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмауы аркасында барлыкка килде. Бимә авылы иреклеләре беренче булып янгынны сүндерергә башлады. Ирекле янгын сүндерүчеләр төркеме 5 минут эчендә үк килде. Шул вакытка торак йортның аш бүлмәсендә 1 кв. метрлык мәйданда түшәмнең ачык януы булган иде. Өйдә тере кешеләрнең булу билгеләре юк иде. Иреклеләрнең җитез эшенә күрә йортны уттан коткарып булды.
Азнакай районында ДПО эшчеләре Бүләк авылында КФК Корбанов И. В. терлекчелек комплексының бозау абзарын сүндерделәр. Бозауларны яна торган бинадан чыгарырга җитештеләр, янгында беркем дә зарар күрмәде. Сарлы авылының ДПО бүлекчәсе беренче булып килү вакытына абзар эчендә 30 кв. метрлык мәйданда түбәнең агач түшәмәсе һәм кабынгыч җылыткыч яна иде. Озакламый 2 кешедән торган ДПО “Стәрле” килеп җитте. Ярты сәгать эчендә тагын бер ТР буенча ОФПС-11 ПЧ-87 бүлеге килеп җитте.
Янгын нәтиҗәсе буларак, бинаның 30 кв. метрлык мәйданда түбәнең агач түшәмәсе янып бетте. Коткарылган милек күләме 1,7 млн. сум тәшкил итте. Янгын сәбәбе – электр җиһазның техник куллану кагыйдәләрен үтәмәү.