“Коткаручы көне” бәйрәме алдыннан Татарстан Республикасы янгынга каршы хезмәтнең Чистай отряды Зур Алан авылын саклау буенча аерым пост башлыгы Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы Байчыклы Бәрәнгол төп мәктәбенең югары класс укучылары белән ачык дәрес үткәрде. Очрашуда укучылар һәм укытучылар булган иде.
Корноухово авылын саклау буенча аерым постның бүлекчә командиры Балык Бистәсе муниципаль районы Толыш урта гомумбелем мәктәбе Шәтнә укучылары белән ачык дәрес үткәрде. Анда 5 нче класстан алып 9 нчы класска кадәрь 12 укучы булды. Дәрес азагында балалар янгын сүндерүченең хәрби киемен киеп карадылар. Шулай ук яңа ел бәйрәмнәре алдыннан укытучылар һәм хезмәт күрсәткеч персонал белән массакүләм әмәлләр үткәргән вакытта янгын куркынычсызлык чаралары буенча янгынга каршы инструктаж уздырылды һәм истәлекләр бирелде.