Тәүлек эчендә Татарстанда 5 янгын чыккан

2014 елның 14 декабре, якшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 63  тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда  4 янгын.

Сәбәпләре: җылыту мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында – 1 янгын, 1 очракның сәбәпләре ачыклана.    

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 26 тапкыр чыктылар. 5 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга чыкмадылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 19 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 3 тапкыр, балык тотучылар белән профилактик әңгәмә уздыру – 5 тапкыр, ДТПга – 4 тапкыр, башка чакырулар буенча – 7 тапкыр.

 

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска           

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International