Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 59 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 10 тапкыр. Республикада 16 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 3 янгын. 6 кеше коткарылган.
Сәбәпләре: мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 4 янгын, көнкүреш электр җиһазларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, электр жиһазны монтаңлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, ут төртүдән – 2 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, 4 очракның сәбәпләре ачыклана.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 8 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 2 чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 21 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 5 тапкыр, балык тотучылар белән профилактик әңгәмә уздыру – 4 тапкыр, ДТПга – 2 тапкыр, башка чакырулар буенча – 10 тапкыр.
14.12.2014 ел 14.20 Бөгелмә шәһәре, Вахитов урамы, 2 нче йорт.
Күп катлы торак йортның бишенче каттагы фатирда ут чыга. Мәйданы 1 кв.м. Янгын сүндерүчеләр 2 кешене коткара, шуларның берсе бала. Янгынның сәбәбе - көнкүреш электр җиһазларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.
14.12.2014 ел 14.20 Яр Чаллы шәһәре, Яңа шәһәр, 51/04.
Биш катлы панель торак йортның дүртенче каттагы фатирда ут чыга. Мәйданы 6 кв.м. янгын сүндергән вакытта коткаручылар 4 кешене коткара. Янгынның сәбәбе - көнкүреш электр җиһазларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.
14.12.2014 ел 12.30 Казан шәһәре, Иске Победилово торак пункты, Идел елгасы.
«ГЛОНАСС+112» системасы буенча Идел елгасы акватриясендә Иске Победилово торак пункт тирәсендә ир кеше белән бала снегоходта боз астына китү турында хәбәр килә. Фаҗига булган урынга кече күләмле суднолар дәүләт инспекция хезмәткәрләре һәм икенче номерлы зональ эзләү – коткару отрядының коткаручылары килгәч түбәндәге вакыйга ачыкланды. Снегоход Иске Победилово торак пункт тирәсенә бара торган булган, ярдан 30 метр ераклыкта боз астына төшкән. Ир кешене һәм баланы балык тотучылар коткарган.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.