Яшел Үзән ш. һәм Карамалы Тау т. п. бәйли торган кичү эшен вакытлыча туктатты
2014 елның 13 декабре, шимбә
Яшел Үзән ш. һәм Яшел Үзән районы Карамалы Тау т. п. бәйли торган кичү һава торышы шартлары аркасында эшен вакытлыча туктатты. Аның ачылганы турында халыкка хәбәр ителәчәк.
Россия ГТХМ Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең су объектларында кеше иминлеге бүлеге башлыгы Регина Гаязова бүген «Татар-Информ» мәгълүмат агентлыгында узган брифингта боз эрү чорындагы су объектларындагы хәлләр турында сөйләде.