Бүген Татарстан Республикасы буенча федераль янгынга каршы хезмәтнең Җитештерү һәм техника үзәге территориясеннән Донецк һәм Луганск руспубликалары торучыларына тагын бер гуманитар ярдәм төркеме китте. Гуманитар йөк составында Яңарусия балалары өчен Яңа Ел бүләкләре белән 1300 тартма һәм “Нәфис Косметикс” ААҖ иганәчесеннән балалар көнкүреш химиясенең 1000 комплекты. Декабрьнең егермеләрендә Яңа Ел гумнитар йөге актыккы пунктка, Донецк шәһәренә, барып җитәчәк.
—Яңа Ел гаилә бәйрәмен, бомбалар шартламыйча, орудиеләр дөбердәмичә, шундый тылсымлы бәйрәмдә тәмле һәм кирәкле бүләкләр алып, без Яңарусия балаларына гади балалар кебек бәйрәм итүләрен телибез! — дип билгеләде ТР буенча РФ ГТХМ БИ башлыгы Рафис Хәбибуллин.