Олы Ключи авылының иреклеләре янгын сүндерүчеләргә ярдәм итте

2014 елның 12 декабре, җомга

Яшел Үзән районы Олы Ключи авылында Мирная, 12 адресы буенча янгын белән капланган торак йортны күршеләр күрде. Алар шунда ук янгын саклауга шалтыраттылар. Беренче булып вакыйга урынына Олы Ключи авылының ирекле янгын саклау автоцистернасы килде.

Шул вакытта агач төзелешнең түбәсе бөтенләй яна иде. Татарстан Республикасы Казан отряды Раифа авылын саклау буенча аерым посты иреклеләр һәм ТР буенча ПЧ-53 ОФПС-8 дежур каравыллар бердәм көче белән янгынны тиз сүндерделәр. Аның гомуми мәйданы 50 кв. метр тәшкил итте. Алдан мәгълүматлар буенча янгынның сәбәбе алкогольдән исергән килеш ут белән саксыз эш итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International