ТР буенча 15 нче ФПС отрядының иң яхшы хезмәткәрләренә медалләр бирделәр

2014 елның 12 декабре, җомга

Яр Чаллы янгын саклау гарнизонында Яңа Ел алдыннан һәм шулай ук Россия Федерациясе Конституциясе көнен һәм Россия Янгын саклауның 365 еллыгын бәйрәм итүе белән бәйле гарнизонның иң яхшы хезмәткәрләренә “365 лет Пожарной охране России” медален бүләк итү йоласы узды.

Отряд башлыгы Сергей Субботин үз кулыннан медалләрне бүләк итте, казанылган бүләк белән тәбрикләде, киләчәктә профессональ осталыкны үстерергә һәм Ватан хөрмәтенә яңа уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International