Татарстан Республикасы янгынга каршы хезмәт Түбән Кама отряды Елантово авылын саклау буенча аерым пост эшчеләре Түбән Кама муниципаль районы Елантово авылының урта мәктәбендә һәм “Солнышко” балалар бакчасында балалар белән очрашулар үткәрде. Бәләкәчләр һәм мәктәп укучыларга аңлаешлы итеп коткаручы һөнәре турында сөйләделәр. Алар очрашуларга канәгатьләнеп калдылар. Балаларның кайберләре олыгайгач үз тормышын бәлки коткару яки янгын сүндерү эше белән бәйләр дип өметләнәбез.