Тәүлек эчендә Татарстанда 8 янгын чыккан

2014 елның 2 декабре, сишәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 36  тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда  4 янгын. 1 кеше коткоарылган.

Сәбәпләре: мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрен дөрес үтәмәү – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү – 1 янгын, балалар шуклыгы аркасында – 1 янгын, 3 очракның сәбәпләре ачыклана.     

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 17 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 4 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 5 тапкыр чыктылар. ДТПга – 2 тапкыр,  аерым поста дежур тоту өчен – 1 тапкыр, балык тотучылар белән профилактик әңгәмә уздыру өчен – 1 тапкыр, ишекләрне ачу буенча – 1 тапкыр.   

01.12.2014 ел 16.30 Бөгелмә МР, Спасс авылы, Спасс урамы, 10 йорт.

1 декабрь көнне Бөгелмә МР Спасс авылының, Спасс урамында урнашкан 10 нчы йортта ут чыга. Янгын турындагы хәбәр янгын сүндерү сагына  16сәг.30 минутта узып баручыдан килә.  

Әлеге фатирда 1979 елгы хатын үзенең  2011 елгы малае белән яши. Фаҗига булган көнне әни кеше өч яшьлек малайны бер үзен калдырып,  мәет ашына китә. Янгын турында ул танышлардан белә. Янгын сүндерүчеләр килгәнче фатир эченә, 1983 елгы ир кеше керә. Баланы ул юыну бүлмәсендә таба. Урамга алып чыга һәм ашыгыч медицина хезмәткәрләренә тапшыра.Янгынның мәйданы 3 кв.м. Сәбәбе – баланың ут белән саксыз эш итү.   

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

         Яткан җирдән тәмәке тартмаска           

         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International