Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 58 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 13 тапкыр. Республикада 4 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 1 янгын.
Сәбәпләре: җылыту мичнең төзек булмау һәм дөрес куймау аркасында – 2 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 23 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 0 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 11 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 3 янгын, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр, югалган кешеләрне эзләү буенча – 1 тапкыр, профилактик рейдка – 1 тапкыр, ДТПга – 3 тапкыр, аерым поста дежур тоту өчен – 1 тапкыр, балык тотучылар белән профилактик әңгәмә уздыру өчен – 1 тапкыр.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.