Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 57 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 8 тапкыр. Республикада 13 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 6 янгын. 2 кеше коткарылган.
Сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 2 янгын, ут төртүдән – 2 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, 3 очракның сәбәпләре ачыклана.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 14 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 1 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 9 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 2 янгын, башка чакырулар буенча – 4 тапкыр, югалган кешеләрне эзләү буенча – 1 тапкыр, профилактик рейдка – 1 тапкыр, бозның калынлыгын билгеләү өчен – 1 тапкыр.
26.11.2014 ел 10.26 Азнакай шәһәре, Ленина урамы, 30 нчы йорт.
Дүрт катлы торак йортның өченче каттагы фатирда җиһаз яна. Мәйданы 6 кв.м. Янгынның сәбәбе – электр җиһазны кулланган вакытта техника кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.
26.11.2014 ел 14.26 Яр чаллы шәһәре, Профильная урамы, 13нче А йорты.
Тимер ангарның эчендәге ут чыга. Мәйданы 50 кв.м. Янгынның сәбәбе - электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.
25.11.2014 ел. ЗПСО№4 Арча районы, Арча шәһәре. Хәбәрсез югалган 1939 елгы ир-атның эзләү операциясе дәвам итә. Ачыкланганча, ул 16 ноябрь көнне өйдән чыгып китә һәм кире кайтмый.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.