Тәүлек эчендә Татарстанда 6 янгын чыккан

2014 елның 26 ноябре, чәршәмбе

Тәүлек эчендә Татарстанда 6 янгын чыккан

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 50  тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда  4 янгын.  

Сәбәпләре:  ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын,  электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 9 тапкыр чыктылар. 2 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 2 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 9 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 3 янгын, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр, ДТПга – 1 янгын, югалган кешеләрне эзләү буенча – 2 тапкыр, профилактик рейдка – 1 тапкыр.

 

25.11.2014 ел  11.26 Казан шәһәре, Рихард Зорге урамы,  66 няы йорт, ИП Д.М. Шакиров.

Сәүдә павильонында ут чыга. Мәйданы 10 кв.м. Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү. Горение обшивки в двух торговых павильонах, размером в плане   6x4 метра. Площадь пожара 10 кв. метров. Предварительная причина пожара – неосторожное обращение с огнём.

 

25.11.2014 ел. ЗПСО№4 Арча районы,  Арча шәһәре. Хәбәрсез югалган 1939 елгы ир-атның эзләү операциясе дәвам итә. Ачыкланганча, ул 16 ноябрь көнне өйдән чыгып китә һәм кире кайтмый.     

25.11.2014 ел КПСО при ПРПСО Биектау районы,  Үллә торак пункт, Казаклар торак пункт. Биектау ЕДДС мәгүлуматы буенча, 1934 елгы хатын – кыз хәбәрсез югала. 24 ноябрь көнне ул өйдән чыгып китә һәм кире кайтмый. Эзләү операциясе дәвам итә.

 

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

         Яткан җирдән тәмәке тартмаска           

         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International