Татарстан Республикасы буенча Әлмәт янгынга каршы хезмәт отрядының Яңа Зареченский авылын саклау буенча аерым пост эшчеләре һәм Баулы муниципаль районы Эчке эшләр идарәсенең полиция участковыйы , Яңа Зареченский авылы җитәкчесе һәм Баулы муниципаль районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча “Милосердие” комплекс үзәгенең социаль яклау буенча белгече белән бергә Баулы муниципаль районы Николашкино авылының гражданнары арасында профилактик әмәлләр оештырды.
Профилактик рейд уңышсыз, күп балалы, фәкыйрь гаиләләр һәм шулай ук спиртлы эчемлекләрне артык эчкән кешеләр яши торган урыннар буенча үтте.