Тәүлек эчендә Татарстанда 11 янгын чыккан

2014 елның 20 ноябре, пәнҗешәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 56 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 16 тапкыр. Республикада 11 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 5 янгын.

Сәбәпләре: сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, электр җиһазны дөрес монтажламау – 1 янгын, мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмау – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, транспорт чараның механизмы төзек булмау – 1 янгын, очракның сәбәпләре ачыклана – 3 янгын, ут төртү – 1 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 11 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 4 тапкыр чыкты.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 9 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 2 тапкыр, суда эзләү-коткару операциясенә – 2 тапкыр, балыкчылар җыелган җирдә профилактик рейдка – 3 тапкыр, башкалар – 2 тапкыр.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска           

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International