Кама елгасында Петров утрауы районында Лаеш районы Ташкирмән т. п. янында 13 кеше белән булган боз кисәге ычкынганы турында хәбәр килде. Вакыйга нәтиҗәсе буларак, үлем һәм зарар күрү юк. Вакыйга урынына ТР Эзләү-коткару хезмәтенең ЗПСО №2 һәм Казан ПСО коткаручылары юнәлтелгән иде – Россия ГТХМ ПРПСО “ХИВУС-10” һәм аэрочана белән боз өстендә йөри торган “Ташкирмән” вакытлы аерым тәүлек буе посты.
Сәгать 11:50 мск 10 балыкчыны “Ташкирмән” вакытлы аерым тәүлек буе посты яр буена эвакуацияләде. Әлегә коткару операциясе дәвам итә. Вакыйга урынына Россия ГТХМ авиация һәм коткару үзәгенең авиазвеносының МИ-8 вертолеты чыкты. Ликвидацияләү өчен тартылган көчләр һәм чаралар, шул саннан ГТХМ нан:
шәхси состав 17 кеше (ГТХМ 11 кешесе), 6 берәмлек техника (ГТХМ 4 берәмлек техникасы, 2 йөзү чарасы, 1 МИ-8 МТВ вертолеты).