Тәүлек эчендә Татарстанда 10 янгын чыккан

2014 елның 18 ноябре, сишәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 41 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр. Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 2 янгын.

Сәбәпләре: ут белән эшләр үткәргәндә янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник чараларын үтәмәү – 1 янгын, ут төртү – 3 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 3 янгын, транспорт чараның механизмы төзек булмау – 1 янгын, газ җиһазларын дөрес кулланмау – 1 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 10 тапкыр чыктылар. 1 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 1 тапкыр чыкты.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 7 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 4 тапкыр, суда эзләү операциясенә – 1 тапкыр, башкалар – 2 тапкыр.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска           

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International