Исак торак пункты янында узган шимбә көнне тагын ике экстремаль балык тоту яратучысын коткардылар. Алар резин көймәдә яр буена кадәрь кире кайта алмаган. Йөзгәндә көймә боз кисәкләренә кадалып тишелде. Ул төпкә киткәнче, балыкчылар кире әйләнеп утрауга барып җитеште. Ә менә “зур” җиргә алар коткаручыларсыз чыга алмады. Шуңа күрә “112” номерына шалтыраттылар.
Иртәнге алтыда вакыйга урынына Татарстан Республикасы буенча 8 нче федераль янгынга каршы хезмәт отряды оператив төркеме килеп җитте. Алар артыннан Казан ш. ЗПСО №2 коткаручылары да килде. Коткару операциясен үткәрер өчен ГТХМ барлыгы 3 берәмлек техникасы һәм 7 хезмәткәре тартылды.