ГТХМ психологлары Боинг-737 самолеты һәлакәтенең еллыгына багышланган матәм әмәленең катнашучыларына ярдәм итте

2014 елның 17 ноябре, дүшәмбе

17 ноябрьдә Халыкара “Казан” аэропортының 2 нче терминалы янында “Мәскәү-Казан” рейсы Боинг-737 самолеты һәлакәтенең еллыгына багышланган истәлекле әмәлләр узды. Шул һәлакәттә 50 кеше вафат булды – 44 пассажир һәм 6 экипаж члены. Матәм әмәленең катнашучыларына психологик ярдәм күрсәтер өчен һәлак булганнар мемориалы янында Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең психологлары дежурда торды, һәм шулай ук ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының һәм Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының 15 психологы.

Һәлак булганнарны искә төшерергә 100 дән артык кеше килде. Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе башлыгы, эчке хезмәт генерал-лейтенанты Рафис Хәбибуллин һәм башка расми шәхесләр мемориал өстенә чәчәкләр куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International