Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 60 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 6 тапкыр. Республикада 11 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 4 янгын.
Сәбәпләре: сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 3 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү – 2 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник чараларын дөрес үтәмәү – 1 янгын, мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмау – 2 янгын, электр җиһазны дөрес монтажламау – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник чараларын дөрес үтәмәү – 1 янгын, очракның сәбәпләре ачыклана – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 9 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 3 тапкыр чыкты.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 9 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 2 тапкыр, төтенне бетерүгә – 1 тапкыр, суда эзләү операциясенә – 1 тапкыр, сулыкта куркынычсызлык тәэмин итүгә – 3 тапкыр, башкалар – 2 тапкыр.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.