Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 62 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 9 тапкыр. Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 5 янгын. 5 кеше коткарылган.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, балалар ут белән саксыз эш иткәннән – 1 янгын, җитештерү барышының техник регламентын үтәмәү – 1 янгын, очракның сәбәпләре ачыклана – 1 янгын, ут төртү – 1 янгын, мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмау – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 16 тапкыр чыктылар. 1 кеше коткарылган.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 1 тапкыр чыкты.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 11 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 1 тапкыр, ДТПга – 3 тапкыр, тапкыр, балыкчыларны яр буена илтергә – 1 тапкыр, суда югалганнарны эзләргә – 2 тапкыр, аерым коткару постында дежурлыкка – 1 тапкыр, ГИМС инспекторлары белән берләшкән дежурлыкка – 1 тапкыр, балыкчылар җыелган урында профилкатик рейдка – 1 тапкыр, башкалар – 1 тапкыр.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.