Бүген Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең спорт комплексында тәмамланган Николай Лобов хәтеренә багышланган Татарстан Республикасы гамәли янгын спорт буенча VII яшүсмерләр ачык чемпионатының нәтиҗәләренчә, гомуми төркем нәтиҗәдә Казанның ТР буенча 5 нче ФПС отряды беренче урынны алды. Икенче урында Түбән Кама спортчылары булды (ТР буенча 1 нче ФПС отряды), ә өченчедә – Казанның ТР буенча 7 нче ФПС отряды. Җиңүчеләрне һәм приз алучыларны Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең башлыгы урынбасары, эчке хезмәт полковнигы Рафаил Мотыйгуллин котлады.