Бүген Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең спорт комплексында Николай Лобов хәтеренә багышланган гамәли янгын спорт буенча VII Татарстан Республикасы яшүсмерләр ачык чемпионатының тантаналы ачышы булды. Гадәткә кергәнчә, турнирда ярышларның кунаклары катнаша – Сембер өлкәсенең, Чуашия һәм Мари Ил республикаларының җыелма команда яшь спортчылары.
Татарстан ачык чемпионатының төп призы өчен 150 катнашучы көрәшәчәк. Балалар өч яшь категорисендә ярыша – кече яшүсмерләр төркеме, яшүсмерләр һәм өлкән яшүсмерләр. Катнашучыларның яше 10 нан 17 яшькә кадәрь. Быел гадәти спортчы ирләр компаниясенә спортчы кызлар кушылды.