Казанга Яңарусиядән тагын 45 мәҗбүри күченүче килде

2014 елның 11 ноябре, сишәмбе

Бүген Новороссийск-Казан поезды белән тагын 45 Яңарусия мәҗбүри күченүчесе килде. 45 кеше санында – 16 бала, шул исәптә имчәкләр дә. “Казан-2” тимер юл вокзалында качакларны Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе хезмәткәрләре, Лаеш районы администрациясе, ТР буенча ЭЭМ һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре каршылады.

Лаеш янгын саклау гарнизоны башлыгы, эчке хезмәт полковнигы Александр Аникин сүзләренчә, килгән гражданнар Лаеш районының “Санта” шифаханәсендә урнаштырылачак. Шулай итеп, бу шифаханәдә урнаштырылган мәҗбүри күченүчеләрнең гомуми саны 184 кеше тәшкил итә.

Хәзергә Татарстанда 18 вакытлы урнаштыру пунктларында барлыгы 1362 Украина гражданы тора. Аларның санында 433 бала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International