Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 57 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр. Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 6 янгын.
Сәбәпләре: электр җиһазны дөрес монтажламау – 4 янгын, очракның сәбәпләре ачыклана – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү – 2 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник чараларын дөрес үтәмәү – 2 янгын, ут төртү – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 15 тапкыр чыктылар. 4 кеше коткарылган.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 3 тапкыр чыкты.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 8 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 1 тапкыр, агачны кисәргә – 1 тапкыр, ватык градус үлчәгеч тере көмешен җыярга – 1 тапкыр, ДТПга – 1 тапкыр, бармактан балдак салдырырга – 1 тапкыр, Лаешта коткару пост буенча дежурлыкка – 1 тапкыр, су астында эшләргә – 1 тапкыр, су объектларында кеше куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча ГИМС белән бергә дежурлыкка – 1 тапкыр.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.