Россия ГТХМ кеше куркынычсызлыгы һәм коткаруы тематикасы буенча Бөтенроссия “Созвездие мужества” фестивален менә инде алтынчы тапкыр үткәрә. Ул ГТХМ һәм башка идарәчелекләрнең хезмәткәрләрен, журналистларны һәм җәмгыятьчелек вәкилләрен берләштерә. 7 ноябрьдә Түбән Новгородта тантаналы бүләк итү узды. Россия ГТХМ Идел буе региональ үзәк башлыгы, эчке хезмәт генерал-полковнигы Игорь Владимирович Паньшин Фестиваль лауреатларына дипломнар һәм истәлекле бүләкләр бирде.
Фестивальда Идел буеның бөтен почмакларыннан 20 кешесе җиңүче булды. Аларның арасында ГТХМ Татарстан хезмәткәрләре дә бар. “Иң яхшы янгын сүндерүче” исеменә эчке хезмәт өлкән прапорщигы, ФГКУ “Татарстан Республикасы буенча 7 ФПС отряды” 71-ПЧ өлкән янгын сүндерүчесе Зәләлетдинов Илгизәр Габделхак улы лаеклы булды. “Иң яхшы янгын бүлеге” исемендә ФКУ “Татарстан Республикасы буенча 1 ФПС отряды (договорлы)” ПЧ-92 танылды. “Герой йөзенә текәлеп кара” фотоконкурсында эчке хезмәт капитаны, ФГБУ ДПО “Татарстан Республикасы буенча ФПС уку үзәге” укытучысы Сөнгәтуллина Эльвира Илдар кызы җиңде.