ТРО ВДПО Әлмәт бүлекчәсе Сарман участогы хезмәткәрләре мәктәпкәчә балалар белән ел саен профилактик әмәлләр үткәрә. Инструкторлар Арсланов Рәзин һәм Камалетдинова Рамилә Сарман муниципаль районы 2 нче “Лилия” балалар бакчасында очрашу уздырды. Кечкенә тыңлаучылар 5-6 яшьлек булган иде. Алар белем үстерә торган мультфильмдагы геройларның хәрәкәтләре артыннан бик кызыксынып карады һәм карап чыкканнан соң ВДПО хезмәткәрләренең сорауларына дәрт белән җавап бирде.