Кирәк була калса дип Эболаны эшкәрттеләр. Татарстанда гражданнар оборонасы медицина хезмәтенең өйрәнүләре үтте

2014 елның 31 октябре, җомга

Ике көн эчендә октябрьнең 29 нан 30 на кадәрь Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгының хезмәткәрләре һәм оешмалары һәм Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең гражданнар оборонасы идарәсе белгечләре белән масштаблы бердәм өйрәнүләр узган иде. Өйрәнүләрнең төп темасы: “Тынычлыктан сугыш вакытына күчкәндә һәм гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы медицина хезмәте белән идарә итү”.

Беренче этапта биология һәм иҗтимагый үзенчәлекле ГТХ килеп чыкканда гражданнар оборонасының барлык медицина хезмәтләренең үзара эше эшкәртелде. Икенче этапта ГАУЗ “ТР сәламәтлек саклау министрлыгының А. Ф. Агафонов профессоры исемендәге республика йогышлы чирләр хастаханәсенең” куркыныч йогышлы чир шөбһәсе белән булган кеше килгән вакытта кабул итү бүлегенең эше тикшерелде. Гомумән, Гражданнар оборонасы идарәсенең белгечләре медицина персоналы эше белән канәгатьләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International