Җаны теләгән елан ите ашаган, яисә кешеләр акчасын гына түгел, ә гомерен дә куркыныч астына куя

2014 елның 29 октябре, чәршәмбе

29 октябрьдә 10 нчы комплекс районында Мәләкәс елгасының бозы өстендә дүрт балыкчы утырганы турында хәбәр килде. Хәбәр итүче алар яр буена кире чыга алмаслар дип курыккан иде. Вакыйга урынына бөтен ашыгыч ярдәм хезмәтләре юнәлде – ПЧ-55 ОФПС-15 янгын бүлеге, ЗПСО №6 коткаручылары, ГИМС инспекторлары һәм полиция хезмәткәрләре. Урынга килүгә “Кызыл Чаллы” авылы һәм ГЭС поселогы (10 нчы комплекс) арасында Мәләкәс елгасында боз өстендә 41 яшьлек ир булганы билгеләнгән иде. Аның иптәшләре, формада булган кешеләрне күргәч, качырга ашыкты. Уңышсыз балыкчыга кисәтү белдерделәр һәм актыгында ун суык көн узганны көтергә тәкъдим иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International