Гражданнар оборонасы айлыгы нигезендә “Буинский маслосыркомбинат” ЧЧҖ территориясендә химик куркынычлык объектта аммиак түгелүен һәм таралуын бетерү буенча өйрәнүләр булды. Өйрәнүләрдә комбинатның штатта булмаган авария-коткару бүлекчәләре һәм Буа районы янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар бүлекчәләре катнашты.
Боеру бирелгәч, аварияне бетерергә комбинат эшчеләре тотына. Аннан соң ТР буенча №111 ФПС янгын бүлеге янгын сүндерүчеләре килеп җитә. Өйрәнүләр риваятенчә, комбинат цехларының берсендә бер зыян күргән кеше калды. Аны коткарыр өчен Буа ш. ЗПСО №1 коткаручылар төркеме оештырыла. Агуланган зонада эшләгәнгә күрә, аларга сулыш органнарын респираторлар белән сакларга туры килде.