Яр Чаллы шәһәрендә 47 нче кадетлар мәктәбенең новобранецлары тантаналы рәвештә ант итте. Быел алар 16 кеше. Йолада ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының, Яр Чаллы ш. Белем бирү идарәсенең хөрмәтле кунаклары һәм ТР буенча ОФПС-15 башлыгы вазифаларын вакытлы башкаручысы Алексей Ящук җитәкчелегендә федераль янгынга каршы хезмәтнең 15 нче отряд хезмәткәрләре һәм башкалар булган иде.
Алексей Ящук кадетлар хәрәкәтенә зур өлеш керткән өчен “365 лет Пожарной охране России” юбилей медалләрен мәктәп директоры Марсель Мөхәммәдиевка, “Пожарный–спасатель” корпусы башлыгы Игорь Люкшинга бирде. Шулай ук Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХ Министры мактау грамоталары “Пожарный–спасатель” кадетлар корпусының 8 нче һәм 10 нчы класс укучылары Динар Сәдриев һәм Денис Загидуллинга бирелде.
МАОУ «Кадетская школа № 47» 1987 елда оештырылган. Бүгенгә мәктәптә ике юл буенча сигез кадет класслары укый: ГТХМ класслары (янгын коткаручылар) һәм Федераль иминлек хезмәте класслары (чик хезмәте).