Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 60 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 10 тапкыр. Республикада 15 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 2 янгын.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 4 янгын, электр приборны кулланган вакытта техник чараларын дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр җиһазны дөрес монтажламау аркасында – 2 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында – 2 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник чараларын дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, ут төртү – 1 янгын, очракның сәбәпләре ачыклана – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 14 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 7 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 4 тапкыр, суда эзләү операциясенә – 2 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.