Казан су юллары һәм судночылык районы диспетчерыннан 24 октябрьдә сәгать 05:45 (мск) Татарстанның Кама Тамагы районында Идел елгасының 1380 нче км “Алтай” (йөксез) йөк теплоходы белән “Болгар” комсуыргычы бәрелеше турында хәбәр килде. Бәрелеш нәтиҗәсе буларак, ватык урыннар юк. Үлем һәм зарар күрү юк.