Апас районы Югары Ындырчы авыланда ирекле янгын сүндерүчеләр шәхси кибетне янгыннан коткарды. Алар янгын урынына беренче килде. Янгын мәйданы 24 кв. метр тәшкил итте. Коткарылган милек суммасы – 1 млн. сум.
Арча районы Илдус авылында төнлә иреклеләр электр җиһазын кую кагыйдәләрен бозган аркасында янып киткән өйне сүндерде. Ачык янгын һәм югары температура аркасында малларны коткарыр өчен сарайның эченә керергә мөмкинлек юк иде. Янгын нәтиҗәсе буларак 50 кв. метр мәйданлы сарай һәм 2 сыер, 2 бозау, 3 кәҗә янып бетте. Кешеләр арсында зарар күрү һәм үлем юк. Коткарылган милекнең алдан суммасы – 1 млн. сум.