Бүген Новороссийск-Казан поезды белән 38 мәҗбүри күченүче Яңарусиядән килде. 38 кеше санында 12 бала, иң кечесенә әле 2 ай гына тулды. “Казан-2” тимер юл вокзалында качакларны Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәнең хезмәткәрләре, Лаеш районы администрациясе, ТР буенча ЭЭМ һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре каршылады. Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәнең кризиска каршы идарә буенча башлык урынбасары сүзләренчә, килгән гражданнар Лаеш районы “Санта” шифаханәсендә урнаштырылачак. Барлыгы Татарстанда хәзергә 18 вакытлы урнаштыру пунктында 1200 кеше тора.