Бүген Гражданнар оборонасы айлыгы нигезендә ТР ГТХМ күчмә экспресс-лабораториясе базасында ТР ГТХМ нурланыш һәм химик күзәтү постының билгеләнгән хәрәкәтләргә әзер булуы тикшерелде. Нурланыш һәм химик күзәтү посты куркынычлы зонаны ГТХ очрагында радиохимик агулануга тикшерер өчен һәм агуланган сулык өстеннән һәм тирәнлегеннән суны алып тикшер өчен билгеләнгән бөтен җиһазы белән җәелдерелгән иде. Атап әйткәндә, ПВ-1 батометры, ГХПВ-1М химик газ билгеләгече, химик разведка әсбабы һәм башка кирәкле җиһазлар күрсәтелде.