Тәүлек эчендә Татарстанда 11 янгын чыккан

2014 елның 5 октябре, якшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 60  тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр. Республикада 11 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда  5 янгын.

Сәбәпләре: мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, ут төртүдән – 3 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, транспорт чараның механизмы төзек булмау аркасында – 1 янгын, җылыту мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында -  1 янгын, җылыту мичнең төзек булмау аркасында – 1 янгын, элект җиһазны монтажлаганда янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын. 

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 25 тапкыр чыктылар. 0 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 4 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 4 тапкыр чыктылар. Шуларның 3се ишекләрне ачу буенча, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр.   

 

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

         Яткан җирдән тәмәке тартмаска           

         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International