Бөтенроссия гражданнар оборонасы буенча өйрәнүләр нигезендә белдерү системасын тикшергәндә Татарстанда “Билайн” әбүнәчеләре беренче тапкыр SMS хәбәр алачак

2014 елның 3 октябре, җомга

Икен көн буе – октябрьнең 3 нән 4 нә кадәрь – Бөтенроссия гражданнар оборонасы буенча өйрәнүләр нигезендә Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәнең Кризис хәлләр идарә үзәге белгечләре белдерү системасын тикшерә. Шулай кәрәзле элемтә операторлары белән бергә ЦУКС оператив дежур смена белгечләре түбәндәге эчтәлек белән SMS аша хәбәр таратачак: “Проводится проверка системы оповещения МЧС Республики Татарстан”. «МТС» һәм «Мегафон» әбүнәчеләре SMS хәбәрне 3 октябрьдә сәгать 9 дан 12 гә кадәрь алачак, бер миллионнан артык “Билайн” әбүнәчеләре шундый ук хәбәрне 4 октябрьдә сәгать 9 дан 11 гә кадәрь алачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International