Өлкәннәр ун көнлеге нигезендә Татарстан Республикасы буенча 8 нче федераль янгынга каршы хезмәт отряды хезмәткәрләре һәм Яшел Үзән муниципаль районы буенча надзор эшләр бүлеге инспекторлары ялгыз өлкән гражданнар тора торган җирләре буенча рейд оештырдылар. Иң беренче итеп янгынга каршы хезмәт эшчеләре электр хуҗалыгына, җылыткычларга игътибар итәләр.