25 сентябрьдә Түбән Камада ОФПС-1 уку-өйрәнү полигонында “Татарстан Республикасы буенча федераль янгынга каршы хезмәтнең янгын сүндерү хезмәтенең иң яхшы хезмәткәре (эшчесе)” исеменә профессиональ осталык конкурсы үткәрелде. Конкурста 10 хезмәткәр (эшче) катнашты. Түбән Камалы, ОФПС-1 янгын сүндерү хезмәте дежур сменасы башлыгы Шипков В. Н. беренче урынны алды. Икенче урынны Казаннан килгән ДСПТ ЦУКС катнашучысы Гирфанов Р. М. һәм өченче урынны Казанның ОФПС-7 катнашучысы Мирзегалямов Д. Д. җиңде.