Тәүлек эчендә Татарстанда 11 янгын чыккан

2014 елның 25 сентябре, пәнҗешәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 77 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 21 тапкыр. Республикада 11 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 4 янгын. 1 кеше коткарылган.  

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 4 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник чараларын дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, ут төртүдән – 2 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, мичне һәм төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында – 1 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 16 тапкыр чыктылар. 3 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  4 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 9 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 3 тапкыр, ДТПга -2 тапкыр,  башка чакырулар буенча – 4 тапкыр.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска           

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International