453 студент үзе эвакуацияләнде, берсен янгын сүндерүчеләр коткарды

2014 елның 24 сентябре, чәршәмбе

Яшел Үзән янгын сүндерүчеләре Яшел Үзән механик колледжында күрсәтмә янгын-тактик өйрәнүләр үткәрде. Өйрәнүләрдә укучылар эвакуациясе, зарар күргәннәрне коткару һәм янгын сүндерү буенча хәрәкәтләр эшкәртелде. Өйрәнүләр планы буенча янгын колледжның икенче каттагы бер кабинетында башланды. Нәтиҗә буларак бөтен кат каты төтенләнде. Дежур каравыллар “01” телефоны буенча чакырган урынга берничә минутта килеп җитте. Өйрәнүләрдә Яшел Үзән янгын саклау гарнизонының барлыгы 10 берәмлек төп һәм специаль янгын техникасы һәм 38 кешесе тартылды. Өйрәнүнең төп максаты — чын янгынга максималь якын китерелгән шартларда кешеләрнең ашыгыч эвакуациясен эшкәртү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International