Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 81 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 11 тапкыр. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 3 янгын.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник чараларын дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут төртүдән – 2 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 20 тапкыр чыктылар. 2 кеше коткарылган.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 4 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 12 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 5 тапкыр, урманда адашкан кешене эзләү буенча - 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 6 тапкыр.
23.09.2014ел 14.42 Минзәлә МР, Иске Маҗын авылы тирәсендәге урман массивы.
Минзәлә районында урманда ике хатын – кыз адашкан турындагы хәбәр Минзәлә МР бердәм коткару номерына килә. Әлеге урынга 6нчы зональ эзләү – коткару отрядының дежур сменасы һәм 122 нче янгын сүндерү сагының янгын сүндерүчеләре чыга. Шулау ук эзләү операциядә полиция хезмәткәрләре, авыл җирлеге башлыгы һәм волонтерлар катнаша. Эзләү – коткару операциясе 17.17 сәгатьтә тәмамлана. Югалган хатын – кызлар Минзәлә урманчылыгының 116 кварталында табыла.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.