Тәүлек эчендә Татарстанда 9 янгын чыккан

2014 елның 21 сентябре, якшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 71  тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 1 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә - 1 тапкыр. Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда  2 янгын.

Сәбәпләре: ут төртүдән – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын,  электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен  дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын,  мичне кулланган вакытта янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, трансорт чараның механизмы төзек булмау аркасында – 1 янгын, төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында – 3 янгын. 

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 19 тапкыр чыктылар. 5 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 3 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 9 тапкыр чыктылар. Шуларның 3се ишекләрне ачу буенча, башка чакырулар буенча – 6 тапкыр.   

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

         Яткан җирдән тәмәке тартмаска           

         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.   

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International