Пьедесталда – “Куркынычсызлык мәктәбе” республика ярышларының ике тапкыр чемпионнары

2014 елның 19 сентябре, җомга

Бүген 2001 елдан бирле уздыру тарихында “Куркынычсызлык мәктәбе” республика ярышларының иң зур масштаблылары үтте. Алар 17 сентябрьдә Татарстан Республикасы Биектау районы “Костер” балалар савыктыргыч лагеры территориясендә башланган иде.Финал этабына республиканың бөтенгә якын муниципаль районнарның һәм оешмаларның 450 артык мәктәп укучылары җыелды.

Өч көн эчендә балалар кыска ара – “Киртәле полоса”, ара – “Эзләү-коткару эшләре”, ерак ара – “Исән калу маршруты” (кросс-поход рәвештә), янгын-тактик полоса һәм конкурс программасын үтте. Кыр шартларында яшәешне оештыруны бу мәртәбә билгеләмәскә карар иттеләр.

Гомуми төркем нәтиҗәдә өченче урынны Балтач МР №2 мәктәп укучылар төркеме алды, икенчене – Теләче МР төркеме. Ә Казан балалары, №89 мәктәпнең МЧС кадетлары, узган елдагы кебек чемпион булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International