Россия ГТХМ, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм «Премьер-УчФильм» ЧҖҖ җитәкчелеге IV Бөтенроссия “Страна БезОпасности” балалар рәсем конкурсы башлануы турында хәбәр итә. Конкурсны уздыру максаты – гомумбелем мәктәпләр укучыларының куркынычсызлык тәртибе дәрәҗәсен күтәрү.
Бөтенроссия “Страна БезОпасности” балалар рәсем конкурсы хәрәкәтчән үсеп һәм камилләшеп бара. 2011 елда конкурста белем бирү оешмаларының 4 мең вәкиле катнашты, тагын бер елдан соң – 12 меңнән артык, ә 2013 елда – 19 меңнән артык укучы.
Конкурс регламенты белән www.uchfilm.com сайтында танышып була. Эшләр 2014 елның 10 ноябренә кадәр кабул ителә.