Васильев исемендәге кадетлар мәктәбенең янгын гамәли спорт буенча киләчәк чемпионнары

2014 елның 8 сентябре, дүшәмбе

Бүген Васильев исемендәге мәктәп-интернат кадетлары киләчәктә янгын гамәли спорт буенча чемпионнар булыр өчен Татарстан Республикасы буенча МЧС России Баш идарәнең спорт һәм өйрәнү комплексының йөгерү юлларын беренче тапкыр сынап карады. Казанга бөтен теләүчеләр килә алмады, кадетларны өч класстан яхшы спорт сәләтләре буенча сайлап алдылар. Балаларны Яшел Үзән районыннан өйрәнүләргә регуляр рәвештә йөртер өчен транспорт та, билгеле акча тоту да кирәк. Шундый яхшы эштә кадетларга аларның кураторлары булыша – ТР буенча федераль янгынга каршы хезмәтнең Яшел Үзән отряды.

Шулай ук балалар өчен ТР буенча №3 ОФПС-7 янгын бүлегенә экскурсия оештырылган иде. Янгын бүлеге башлыгы урынбасары  кадетларны янгын депосына чакырды һәм балаларны хәзерге заман янгын техникасы белән таныштырды. Чөнки киләчәктә бүгенге янгын сүндерүчеләрне хәрби постта нәкъ шул балалар алмаштырачак. Хәзер инде алар баш идарә бинасында кунак кына булып йөрми, чөнки янгын гамәли спорт секциясендә республиканың күренекле тренерлары алдында өйрәнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International