Балалар өчен уен формасында куркынычсызлык дәресләре

2014 елның 6 сентябре, шимбә

Бүген Куркынычсызлык айлыгы нигезендә “Кырлай” шәһәр паркында Казан бәләкәчләре өчен “Куркынычсызлык дәресләре” дигән күңелле һәм белемне арттыра торган бәйрәм булды. Бу күңел ача торган тамашаны  Татарстан Республикасы буенча МЧС России Баш идарә хезмәткәрләре “Казгорсети” ЯАҖ һәм Казан ш. ГИБДД Идарәсе белән бергә оештырды.

“Көч, батырлык, намус” тематик мәйданчыгында шәһәрнең күп көч структуралары күзәтелгән иде. Аларның санында янгын хезмәт вәкилләре дә бар иде. Аниматорлар балалар күңелен дәртле елгыр уеннар һәм биюләр белән ача иде, һәм шул ук вакытта юл куркынычсызлыгы һәм янгын куркынычсызлык кагыйдәләре буенча аларның белемнәрен тикшерде. “Велогонки” этабында балалар велосипед йөртү осталыгын да күрсәтә алды. Ләкин зур янгын машинасы аларның игътибарын катырак тартты. Балалар аның өстенә генә менмәде, алар хәрби киемне дә киеп карый алдылар. ГИБДД хезмәткәрләре балалар өчен юл йөрү кагыйдәләре буенча төрле конкурслар һәм викториналар әзерләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International